РусскийТатарчаEnglish

Хөрмәтле Галимнәр Советы әгъзалары, укытучылар, хезмәткәрләр һәм ветераннар!

Илебез үзенең бик җаваплы үсеш чорына аяк басты. 2018 нче елның 18 нче мартында узачак Россия Федерациясе Президентын сайлаулары дәүләтебезнең алдагы елларда төп үсеш юнәлешләрен билгеләячәк. Теләсә нинди сайлау кампаниясе кысаларында сайлаулар узучы социаль-икътисади фон аерым әһәмияткә ия.

 

Татарстан Республикасы өчен соңгы еллар ышанычлы үсеш чоры булдылар. Тулай төбәк продукты 2 триллион сумнан артып китте. Сәнәгать җитештерүдә уңай динамика күзәтелә. Алты ел эчендә инвестицияләр күләме 28 % арткан.

Татарстан Республикасы макроикътисади күрсәткечләре буенча Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләре рәтенә керә.

Республика:

-          6 урында - тулай төбәк продукты күләме буенча;

-          3 урында - авыл хуҗалыгы буенча;

-          4 урында - төп капиталга инвестицияләр күләме буенча;

-          5 урында - сәнәгый җитештерү һәм торак йортларны файдалануга тапшыру буенча;

-          6 урында - төзелеш буенча;

-          8 урында - ваклап сату әйләнеше буенча.

 

Татарстан Республикасының АГРОСӘНӘГАТЬ комплексында да югары нәтиҗәләр ирешелгән.

 

Татарстанның социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсе республикабызның җәмәгать фикерендә дә адекват чагыла.

73% татарстанлы республикабызда эшләр торышы белән канәгать. Сорауда катнашучыларның 30% артыгы республика үсешендә нинди дә булса җитди проблемалар бөтенләй теркәми. Болар сайлау кампаниясе үткәрү өчен уңайлы фон булдыралар.

 

Гражданнардан теркәлгән традицион (икътисади) җыелма проблемалар – ул түбән тормыш дәрәҗәсе (23%); эшсезлек (20%); юллар һәм юл төзелешенең түбән сыйфатлы булуы (18%).

Шул ук вакытта күпчелек татарстанлыларның аңында республиканың заманча икътисади үсеш дәрәҗәсе һәм халык иминлеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның стратегик инициативалары белән ныклы бәйле.

2012 нче елның маенда, 11 президент указыннан торган пакет кабул итү, илебезнең заманча социаль-икътисади үсеш стратегиясенә старт бирде.

Әлеге указларда барлык төп тармакларның (икътисад, социаль өлкә, сәламәтлек саклау, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык, демография) мөһим бурычлары билгеләнгән.

Россия Президентының инициативасын гамәлгә ашыру, кешеләргә яхшы якка үзгәрешләрне тоярга ярдәм итте: үз эшеңне башлап җибәрү, баланы бакчага урнаштыру, яңа уңайлырак торакка күченү, сыйфатлы медицина ярдәме алу җиңеләйде.

 

Мөгаен, беренче тапкырдыр стратегик инициативалар кычкырып әйтелгән вәгъдәләр генә түгел, ә эзлекле рәвештә тормышка ашырылучы реаль сәясәт.

Шуның ярдәмендә хәзер, алты ел узгач, без чынлыкта тормышның яңа сыйфатына чыгабыз.

Татарстанда Россия Президентының стратегик инициативаларын гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәләре:

-          5 мең ярым капиталь ремонтланган йорт;

-          1 мең ярым мәктәп;

-          капиталь ремонт программасы буенча ремонтланган 2 меңнән артык хастаханә.

37 социаль программа гамәлгә ашырыла.

Татарстанда 20 мең яшь гаилә, төрле ярдәм итү программаларын файдаланып – социаль ипотека, фатир бәясен өлешчә каплау һ. б., торак шартларын яхшырткан.

Татарстанда Россия Президенты ярдәме белән дөньякүләм масштабтагы берничә эре спорт чаралары үтте.

Әлеге вакыйгаларга әзерләнү өчен 1500дән артык спорт объекты төзелгән: бассейннар, стадионнар, шугалаклар һ.б..

Бүген 1,5 миллион татарстанлы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Биш ел эчендә алар 40 % артты.

Республикада уртача гомер озынлыгы 73 яшь кадәр арткан.

Владимир Путин тарафыннан башланган программа буенча, Татарстанда 184 парк, сквер һәм яр буе булдырылды һәм яңартылды.

Шәһәрләрне төзекләндерү буенча Татарстан Россиядә лидер. Һәр муниципаль районда яңа төзекләндерү объектлары барлыкка килде.

Бу саннардан соң конкрет социаль программалар, объектлар һәм инфраструктура тора: мәктәпләр, юллар, балалар бакчалары, хастаханәләр, фельдшер акушерлык пунктлары, парклар.

Үсә баручы икътисад, татарстанлылар республика алдында куйган бурычларны, нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Республиканың динамик үсеш темпларын хуплау, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүне дәвам итү бик мөһим.

Рәхмәт игътибарыгыз өчен!!!

Д.И.Фәйзрахманов

 



 


К списку новостей