РусскийТатарчаEnglish

Зур күләмле “Айданавыборы” фотомарафоны!

18 нче мартта бөтен Татарстанда зур күләмле “Айданавыборы” фотомарафоны булачак!

Һәр кеше куренекле блогерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре белән бергә “Айданавыборы” акциясендә (чара) катнаша һәм кыйммәтле бүләкләр ота алачак. Моның өчен махсус фотозоналарда фотосурәт эшләргә һәм аны социаль челтәрләргә акция хэштеге белән куярга кирәк.

Республикабызның һәр кешесе һәм кунагы өчен Татарстан аерым әһәмияткә ия. Монда без үз сәләтебезне һәм горурлык символларыбызны табабыз: кем өчендер бу  - тарих, архитектура, мәгариф яки инновацияләр, ә кем өчендер – бәйрәмнәр, милли кухня. Безнең якта яшәргә, эшләргә, хыялланырга, иҗат итәргә бик уңайлы.

Әлбәттә, Республикабызның төп хәзинәсе һәм горурлыгы – кешеләр: монда яшәүче, туган ягының үсеше һәм иминлегенә уз белемнәрен, көчләрен куючы һәм үз киләчәген туган ягында төзүчеләр.

18 нче мартта Татарстанда зур Фотомарафон булачак. Анда һәрберебез Республика һәм илебез тормышындагы зур вакыйганың бер өлеше була алачак. Аның катнашучылары күп кенә танылган татарстанлылар: җәмәгать эшлеклеләре, спортчылар, артистлар, танылган блогерлар. Алар һәрберсе үз фотосурәтен куячак һәм  туган республикабызның үзләре өчен булган әһәмияте, горурлыгы турында сөйлиячәк.

Фотомарафонга һәркем кушыла ала. Моның өчен 18 нче мартта республикабыз шәһәрләре һәм районнарында махсус тематик баннерлар каршында фотога төшәргә кирәк. Алар республиканың бөтен сайлау участоклары биналарында урнашачак. Катнашучыларга үз фотосурәтләрен фотомарафон хэштеге белән социаль челтәрләргә куярга һәм яхшы бүләкләргә дәгъва итүчеләр санына эләгергә кирәк. Алар арасында айфон һәм планшетлар, PlayStation приставкалары, GoPro камералары, велосипедлар һ.б. бүләкләр. Чараның барлык фото һәм видео материаллары рәсми аккаунтларда булачак.

Фотомарафон барышында төрле чаралар үткәреләчәк:

-          Казан паркларында арт-объектлар ачу: Горки-Әмәт урманы, Горький исемендәге Парк һәм Кремль яр буе урамы – 10 нчы март;

-          Фотосурәтләр яратучылар белән Казанда фотоквест – 11 нче март;

-          Бөтен республика буенча фотомарафон мәйданчыклары ачу – 18 нче март;

-          Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы – 31 нче март.

 

Фотомарафон турында тулырак белешмәләр һәм үткәрү шартлары:

  1. Чарада катнашучы һәркемгә махсус фотозонада фотога төшәргә кирәк. Алар 18 нче мартта сәгать 08.00-20.00 кадәр Татарстан Республикасы территориясендә сайлау участоклары оештырылган биналарда урнашачак. Фотоконкурста барлык теләүчеләр катнаша ала – шәхси, парлап, гаиләсе яки дуслары белән. Фотосурәт өчен җирлек (фон) иң күренекле объектлар, республика һәм илебез символлары, танылган һәм без горурланучы якташларыбыз фотолары төшерелгән поп-арт стилендәге плакатлардан ясалачак.
  2. Фотомарафонда катнашу өчен фотоны, ике хэштег белән #айданавыборы һәм хэштег белән үз административ үзәк яки шәһәреңне курсәтеп, Инстаграм яки Вконтакте социль челтәренә куярга кирәк (мисал: #Казань #Арск #Зеленодольск #Сарманово и һ.б). Өсәтәмә хэштег югары уку йортлары өчен. (например:#айданавыборыКГАУ, #айданавыборыКАИ, #айданавыборыКХТИ).
  3. Куелган барлык фотосурәтләр, конкурсның шартлары һәм бурычларына туры килү-килмәвенә тикшерү узгач, Айданавыборы.рф сайтында бастырылачак. Аларга 20-25 нче мартка кадәр тавыш биреп, иң яхшы фото - һәм видео- эшләрне сайлаячаклар.
  4. Айданавыборы.рф сайтында аерым номинациядә иң күп тавыш җыйган җиңүчеләрне 25 нче мартта 15.00 сәг билгеләячәкләр.

Шәп призлар 2018 нче елның 31 нче мартында бүләкләү тантанасында үзләренең бәхетле хуҗаларын табачаклар. Алар арасында iPhone, iPad pro, PlayStation, GoPrо, портатив колонкалар, велосипедлар һ.б.

Фотомарафонны “Айдасвыборы”медиагруппасы Татарстан Республикасының иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары ярдәме белән уздыра.

#Айданавыборы фотомарафонында катнаш, ни өчен туган республикаңны яратуыңны сөйлә!

Фотомарафонның барлык нечкәлекләре һәм үткәрү кагыйдәләре сайт һәм социаль челтәрләрдә:

www.айданавыборы.рф 

https://www.instagram.com/aida_na_vibor/

https://vk.com/aida_na_vibor

 «Айданавыборы» Медиагруппасы

К списку новостей