РусскийТатарчаEnglish

2018 нче елның 13 мартында Казан ДАУның 1 нче а, б тулай торагында, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, “Яз гүзәле 2018” чибәрлек һәм талантлар бәйгесе узды.

“Жара” танцполында чын-чынлап язгы атмосфера хөкем сөрде. Тулай торак студентлары советы Казан ДАУның 1 нче а, б тулай торак мөдире – Р. К. Хөсәинов, тәрбиячеләре – Нәфыйков И. Р., Дәләлеев Э. Р.  белән берлектә, кызлар өчен бәйге әзерләделәр. Анда барлык теләүчеләр катнаша алды.

Бәйге үз эченә визит карточкасы (үзең турында мини хикәя), кул астындагы материаллардан ясалган күлмәк, интеллектуаль конкурс, караоке батл һәм иҗади номерны кертте. Кичәне Марфина Екатерина һәм Туктарова Регина алып барды.

Барлык катнашучылар конкурска зур җаваплылык белән килгәннәр. Алар жюрины үзләренең талантлары, тапкырлыклары һәм оригинальлекләре белән шаккатырдылар.

Конкурсның жюри составына кергән хөрмәтле кунакларыбыз: Казан ДАУның тәрбия эшләре бүлеге җитәкчесе - Мостафин А. А., университетның профсоюз комитеты бухгалтеры - Хуҗина З. К., механизация һәм техник сервис институтының көндезге бүлек белгече – Вагыйзова Г. И., “Вместе” студентлар клубы директоры – Галиев Р. Т..

Озак дискуссияләрдән соң жюри әгъзалары бәйгегә йомгак ясадылар. “Яз гүзәле 2018” бәйгесенең җинүчесе итеп ФЛХиЭ ның 1 нче курс студенты – Мостафина Алинә, I вице-мисс агрономия факультетының 1 нче курс студенты – Мирзасалихова Эльвина, I I вице-мисс агрономия факультетының 3 нче курс студенты – Спиридонова Анастасия билгеләнде. “Гашыйк итүче кыз” исемен ИМиТС ның 3 нче курс студенты – Шәйхетдинова Лилия, “Тамашачылар мәхәббәтен яулаучы кыз” исемен агрономия факультетының 1 нче курс студенты – Газизуллина Кәринә яулады.

Барлык катнашучылар бик канәгать калдылар. Аларга кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

  

 

 

К списку новостей