РусскийТатарчаEnglish

“Халыкара журналларда публикацияләнүләргә практик күрсәтмәләр”

2018 нче елның 28 нче февралендә Казан ДАУның яшь галимнәре “Халыкара журналларда публикацияләнүләргә практик күрсәтмәләр” вебинарында катнаштылар. Онлайн семинар “Фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре публикацияләре” квалификация күтәрү курсы кысаларында узды (җитәкчесе Яшь галимнәр Советы рәисе Сафиуллин Нияз Азат улы). Вебинар Clarivate Analytics мәгълүмати ресурсларның база һәм киңәйтелгән мөмкинлекләре буенча үткәрелде:

-       Халыкара журналларда публикацияләнүләргә практик күрсәтмәләр. “Хищнический” (чүпле, намуссыз) журнал төшенчәсе һәм аның төп билгеләре

  • Журналның Web of Science системасына өстәлү өстәлмәвен, импакт-факторы булу булмавын ничек тикшерегә?
  • Публикацияләү өчен басманы ничек сайларга һәм бәяләргә?
  • Намуссыз таратулар (рассылка) мисаллары: сезгә мәкаләне кая җибәрергә тәкъдим иткәннәрен ничек тикшерергә?

-       Халыкара журналлардагы публикацияләргә төп таләпләр. Халыкара журналларга мәкалә бирү процессы. Игътибар юнәлтелергә тиешле техник һәм эчтәлекле аспектлар. Публикацияләүдән баш тартуның төп сәбәпләре. Авторлар өчен ярдәмче ресурслар.

  • Бергә теркәп өстәмә, кушымта хат (сопроводительное письмо) язарга кирәкме?
  • Журнал редакторы сездән нәрсә көтә?
  • Мәкаләнең абстракты нинди күләмдә булырга тиеш?
  • Мәкаләне берничә журналга җибәрү кирәкме?
  • Рецензетлар сораган барлык төзәтмәләрне кабул итәргәме?

-       Фәнни мәкаләнең төзелеше. Төп бүлекләрен язуга практик киңәшләр.

  • Академик инглиз телендә ничек язарга?
  • Рецензентлар беренче чиратта нинди бүлекләргә игътибар итәләр?
  • Башламын (исем) ничек яхшы итеп язарга?
  • Асылда төп сүзләр кирәкме?
  • Әдәбият исемлегендә ничә чыганак булырга тиеш?

 

К списку новостей