РусскийТатарчаEnglish

2018 нче елның 27 нче февралендә Казан ДАУның №1 нче а, б тулай торагы “СПАРТА” спорт залында 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан спорт чарасы уздырылды.

Яшь, кайнар, актив – бу сыйфатлар барысы да безнең студентларга хас.

Әлеге көчле энергияне кирәкле юнәлешкә җибәрер өчен, тулай торакның студентлар советы спорт секторы , 1 нче а, б тулай торагы мөдире – Р. К. Хөсәинов, тәрбиячеләре – И. Р. Нәфыйков, Э. Р. Даләлеев белән берлектә спорт чарасы уздырдылар.

Спорт бәйрәме турникта тартылу, отжимание, гер күтәрүне үз эченә алган иде.

Барлык катнашучылар ярышлардан канәгать калдылар, көчле энергия һәм уңай тәэсирләр алдылар.

 

  

Студенческий совет

К списку новостей