РусскийТатарчаEnglish

28 октябрьдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Казан ДАУ хезмәткәрләре белән очрашу узды

28 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Мәхмүтов Марсель Азат улы белән очрашу узды. Сүз өстәмә һөнәри белем бирү программасы - «CDO (Chief Data Officer) - мәгълүматларга нигезләнгән идарә программасы буенча Иннополис Университетында белем бирүдә катнашучылар тормышка ашыра торган проектлар турында барды.

«Инженерия» һәм «Терлекчелек» төркемнәре кысаларында укуларда катнашучылар, шул исәптән Казан ДАУ хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы тармагының цифрлы трансформациясен, атап әйткәндә, АПКның инженер-техник хезмәтен һәм терлекчелек тармагын оештыру өлкәсендә үз күзаллауларын тәкъдим иттеләр. Хәзерге вакытта әлеге проектлар буенча эш алып барыла, алар аттестация комиссиясенә тәкъдим ителәчәк, аңа профильле министрлыклар, югары технологияле компанияләр һәм мәгълүматлар белән эшләүче компанияләр вәкилләре керәчәк. Проектлар буенча йомгаклау аттестациясе сервиска техник биремне яклаудан гыйбарәт булачак, һәм моның белән бәйле административ процессларны (регламентларны) үзгәртү буенча тәкъдимнәр.

К списку новостей