Вахитов районы ветераннарының (пенсионерларының) 2 нче Спартакиадасы 2017 нче елның нояберендә башланды һәм 2018 нче елның апрелендә тәмамланачак.
2018 нче елның 23 нче январендә Советлар Союзы Герое Кузнецов Б. К. исемендәге кадетлар мәктәп-интернатында электрон тирда ату буенча ярышлар узды.
Катнашучылар саны - 33: 8 хатын-кыз һәм 25 ир-ат.
Ярышлар, инструктор П. А. Александровның кырыс контроле астында, барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен күздә тотып үткәрелде.
Очколарны санау электрон рәвештә алып барылды.
Ярышта катнашучылар: югары уку йортлары (КНИТУ – КХТИ, КГАСУ, КГАУ, КФУ) һәм оешмалар (РО РЖД, «Мелита», КЭТЗ, КЗТМ) ветераннары иде.
I урын - Антонова Л. Н. (КЭТЗ) – 79 очко
II урын - Меняйлова Е. И. (КЗТМ) – 76 очко
III урын - Сибгатуллина С. С. (КГАУ) - 72 очко