Репортажи
2018 нче елның 26-27 нче апрелендә КазДАУда студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр арасында иң яхшы фәнни эш Бөтенроссия конкурсының 2 нче туры узды. Конкурсның номинацияләре: Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы Министрлыгының Идел буе федераль округы буенча студентларга - «Икътисад» һәм «Менеджмент», аспирантлар һәм яшь галимнәргә (кадәрге 28 ел) - «Икътисад һәм идарә итү». Эксперт комиссиясе әгъзалары арасында кафедраның өлкән укытучысы һәм КазДАУның яшь галимнәр Советы рәисе Сафиуллин Нияз Азатович бар иде.
2018 нче елның 24 нче апрелендә РФ Авыл хуҗалыгы Министрлыгында югары уку һәм һөнәри белем бирү йортларында укучылар арасыннан «Яшь фермер» интеллектуаль уенының VI этабында катнашучыларны һәм җинүчеләрне бүләкләү булды.
Уенның 8 җиңүчесе арасында «Бизнес-план инвестиционного проекта по переработке молока и реализации молочной продукции на базе создания крестьянского (фермерского) хозяйства «Сыйфат» Кукморского района РТ» проекты белән КазДАУ студентлары - Халиуллин Айзат Рафакович, Конов Рөстәм Вячеславович һәм Яруллин Динар Дамирович булдылар.
Вузга хәтле әзерлек һәм чыгарылышларны эшкэ урнаштыру Үзәге җитәкчесе Фассахова Гүзәл Рафкатевна һәм корпоратив-кластер укыту Үзәге җитәкчесе Шагивәлиев Ленар Рифатович һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында ГАПОУ “Кукмара аграр көллияте”ндә булдылар.
2018 нче елның 21 нче апрелендә икътисад Институтының актлар залында ачык ишекләр Көне узды.