РусскийТатарчаEnglish

“Ягез әле, егетләр!”

Ватанны саклаучылар көненә багышлап, һәр елны  “Ягез әле, егетләр!” ярышлары уздырыла. Быел бу ярышлар 28 нче февральдә 14.00 сәгатьтә Казан ДАУның спорт комплексында узды. Биш команда катнашты: ФЛХиЭ, ИМиТС, Икътисад Институты, агрономия факультеты һәм тулай торак командасы. Биш спорт төре буенча ярышлар узды: волейбол, өстәл теннисы, дартс, турникта тартылу, аркан тартышу. Һәрберсендә кискен көрәш барды.

Ярышлар нәтиҗәсе буенча, зур аерма белән ФЛХиЭ командасы отты. Икенче урында – ИмиТС, ә өченче урынны кискен көрәштә һәм өстәмә күрсәткечләр буенча Икътисад Институты командасы алды.

Җиңүчеләр призлар, медальләр һәм мактау граматалары белән бүләкләнде. Җиңүче командага кубок тапшырдылар. Катнашучылар ярышлардан канәгать калдылар.

Студентлар “Физик тәрбия” кафедрасы укытучыларына һәм тәрбия эшләре буенча бүлеккә, үткәрелгән ярышлар өчен, рәхмәтләрен белдерделәр.

 

 

  

К списку новостей