РусскийТатарчаEnglish

Механизация һәм техник сервис Институтында ачык ишекләр көне

Музей – ул университетның тарихы һәм традицияләре. 2018 нче елның 17 нче февралендә механизация һәм техник сервис Институтында «Ачык ишекләр көне” узды. Музей директоры С. С. Сибгатуллина очрашуда катнашучылар өчен механизация һәм техник сервис Институтының үсеше, аның галимнәре, кафедра һәм казанышлары турында экскурсия үткәрде. Абитуриентлар университетның тарихы белән таныштылар. Институтны тәмамлаган таныклы исемнәр стенды катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты. Алар арасында Республикабызның беренче президенты М. Ш. Шәймиев һәм Татарстан Республикасының бугенге президенты Р. Н. Минниханов.

  

   

 

  

К списку новостей