РусскийТатарчаEnglish

Сәламәтлек көне!

2018 нче елның 31 нче мартында Казан ДАУның спорт комплексында традицион спорт бәйрәме «Сәламәтлек көне» уздырылды. Ул ел саен сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, күп хезмәткәрләрне, укытучыларны актив ял төрләренә җәлеп итү, югары уку йортының иң яхшы бүлекчәләрен ачыклау максаты белән уздырыла. Быел спорт бәйрәмендә университетның ветераннары да катнашты. Ярышларда 55 яшьтән 80 яшькә кадәрге 30 кеше булды.

Залда спорт тематикасына «В здоровом теле — здоровый дух !», «Спорт – посол мира » … лозунглары  белән плакатлар эленгән иде.

Ярышларда катнашучыларга, сәламләү сүзе белән, җиңүләр һәм яхшы кәеф теләп, физик тәрбия кафедрасы мөдире, профессор Ю. С. Ванюшин мөрәҗәгать итте.

Чараны оештыручылар тырышкан һәм ярышлар программасын кызыклы итеп төзегәннәр. Ветераннар өчен ярышлар 3 этап буенча узды: отжимание, шахмат, дартс.

Ярышларда җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. Бу мактаулы миссияне хуҗалык-икътисади эшчәнлек буенча проректор З. Р. Закиров үтәде.

Барлык катнашучылар, җанатарлар күтәренке һәм яхшы кәеф алдылар!

 

Физик тәрбия кафедрасы мөдире, профессор Ю. С. Ванюшин

 

Шахмат тактасы артында

 

Ветеранга мактаулы бүләк

Дартс – мавыктыргыч уен!

 


Казан ДАУ спорт залында. Сулдан уңга: А. Г. Дикләева, З. Р. Закиров, С. С. Сибгатуллина

 





К списку новостей