РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ 19 нчы Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә

Буген, 13 нче мартта, «Казан ярминкәсе” үзәгендә 19 нчы халыкара махсуслаштырылган “Энергетика. Ресурсларны саклау” күргәзмәсе һәм 18 нче халыкара «Энергоресурсларның нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау» симпозиумы ачылды. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнаштылар.

 

Күргәзмәдә Казан дәүләт аграр университеты стенды тәкъдим ителде. Монда университет укытучылары һәм хезмәткәрләре үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. ООО СПЦ «Ресурс» университет базасында эшләнелгән һәм кулланылган махсус алымнар ярдәмендә янәдән торгызылган авыл хуҗалыгы техникасының эшче органнарын тәкъдим итте.

 

Казан ДАУның кайбер эшләнмәләре белән берлектә, «Разработка современных биологических систем защиты растений от биотических, абиотических и антропогенных стрессов, а также технологий их применения в адаптивном земледелии» проект стенды аеруча кызыксыну уятты. Әлеге проект РФ Мәгариф һәм фән Министрлыгы ярдәме белән «Исследования и разработка по приоритетным направлениям развития научно-технологического комплекса России на 2014-2020 годы» федераль максатчан программасы кысаларында тормышка ашырыла. (Проектның уникаль идентификацион номеры RFMEF161017X0017). Проектның индустриаль партнеры - Россиядә күпләп биопрепаратлар җитештерүче – ООО “Органик”.

 

Хөрмәтле коллегалар, Сезне 19 нчы халыкара махсуслаштырылган “Энергетика. Ресурсларны саклау” күргәзмәсенә һәм 18 нче халыкара «Энергоресурсларның нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау» симпозиумына чакырып калабыз. Адресы: Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 8, «Казан ярминкәсе» кургәзмә үзәге, 3 нче павильон.

 

Күргәзмә эшен 15 нче мартка кадәр дәвам итәчәк.





К списку новостей