РусскийТатарчаEnglish

Казанның ДАУ «Дрим Тим» командасы ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Без хәтерлибез» проектында 2 нче урынны алды

25 октябрь көнне Казан үзәгендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Без хәтерлибез» проектының икенче этабы кысаларында квест узды. Анда Татарстан Республикасы югары уку йортларыннан һәм һөнәри белем бирү оешмаларыннан 60 кешедән торган 12 команда катнашты.

Квест кысаларында студентларга Казан университеты тарихына, Бөек Ватан сугышы чорында Казанның роленә багышланган сорауларга җавап бирергә туры килде. Һәр катнашучы үзе өчен нинди дә булса яңа белемнәр ала алды. Барлык катнашучылар да биремнәрне бик тиз үтәделәр.

КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында очрашуның чираттагы этабы - квестка йомгак ясау булды. Безнең университеттан «Дрим Тим» командасы 2 нче урынны алды.

К списку новостей