РусскийТатарчаEnglish

Виноград һәм башка бакча культураларыннан эшкәртелеп ясалган продуктлар конкурс-күргәзмәсе

2018 нче елның 11 нче мартында Казан ДАУнда беренче тапкыр виноград һәм башка бакча культураларыннан эшкәртелеп ясалган продуктлар конкурс-күргәзмәсе уздырылды.

Иртән үк Казан ДАУның механизация һәм техник сервис институтына виноград үстерүчеләрнең машиналары үз бакчаларындагы уңыштан эшкәртелгән продукция белән килеп җиттеләр. Алар күргәзмәгә ашыга иделәр.

Күргәзмәдә язгы бәйрәм атмосферасы һәм Татарстан бакчачыларының җирдә күп, бик уңышлы эшләгәннәре сизелеп тора. Катнашучылар бик күп экспонатлар әзерләгәннәр: эшкәртелгән продукциядән соклар, варенье, джем, как, киптерелгән җиләк-җимешләр, шулай ук коры, баллы, ярымбаллы, махсус шәраблар, кагор һәм ликерлар, ачы бал һәм коньяк. Биредә зур ассортиментта сок, компотлар, татлы ашамлыклар тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә үз продукциясеннән могҗиза ясаучы игенче хезмәтенең бәйрәм рухы сизелә иде.

 

Бакчачыларны бәйрәм белән котларга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы йөзеннән министр урынбасары Габдрахманов Илдус Харисович, игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Садыйков Ирек Әнвәрович; Казан аграр университеты җитәкчелеге йөзеннән укыту-тәрбия эшләре буенча проректор Җиһаншина Б. Г. һәм хуҗалык-икътисади эшчәнлек буенча проректор Закирова З. Р. килгәннәр иде.

 

Күргәзмәдә бакча үстерүче, бакчачылык продукциясен эшкәртү җиһазлары һәм техника җитештерүче халыкара компанияләр дә катнашты (DOCTOR GUBER,  STIL һәм BELARUS).

Бәйрәм күргәзмәдә катнашучыларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгының мактау грамоталары белән бүләкләп тәмамланды. Конкурста җиңүче бакчачыларга  “DOCTOR GUBER” һәм “STIL” компанияләреннән дәртләндергеч бүләкләре тапшырды. Казан ДАУ конкурс-күргәзмәдә актив катнашучыларны һәм җиңүчеләрне мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.

 



К списку новостей