РусскийТатарчаEnglish

2-4 нче курс студентлары өчен А. А. Ежевский исемендәге Милли премия

2017 нче елда Рәсәй “Росспецмаш” Ассоциациясе А. А. Ежевский исемендәге Милли премия булдыра. Премия, югары уку йортларының авыл хуҗалыгы өчен машина һәм җиһазлар булдыру белән бәйле факультетларының, 2-4 нче курс көндезге булек студентлары өчен.

Премия Ватаныбызның авыл хуҗалыгы машина төзелешенең фәнни потенциалын үстерү, талантлы студентларга ярдәм итү, аларның фәнни һәм иҗади активлыгын стимуллаштыру, шулай ук белем бирү оешмалары һәм авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләрнең узара мөнәсәбәтләрен яхшырту максаты белән бирелә.

Премия турында тулырак мәгълүмат “Росспецмаш” Ассоциациясенең рәсми сайтында урнаштырылган: http://rosspetsmash.ru/o-premii-a-a-ezhevskogo.

К списку новостей