РусскийТатарчаEnglish

“Фәнни публикацияләр авторлары өчен мәгълүмат чаралары” вебинары

2018 нче елның 26 нчы февралендә Казан ДАУның яшь галимнәре “Фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре публикацияләре” квалификация күтәрү курсы кысаларында (җитәкчесе Яшь галимнәр Советы рәисе Сафиуллин Н. А.) “Фәнни публикацияләр авторлары өчен мәгълүмат чаралары” темасына багышланган вебинарда катнаштылар.

Вебинар Clarivate Analytics мәгълүмати ресурсларның база һәм киңәйтелгән мөмкинлекләре буенча үткәрелде:

-       Фәнни эш язу өчен актуаль чыганаклар сайлап алу (Web of Science)

-       Мәкаләләрне халыкара журнал һәм ГОСТ таләпләренә туры китереп рәсмиләштерү (EndNote Online)

-       Web of Science аерым (персональ) авторлык профиле булдыру (ResearcherID)

-       Фәнни журналларны импакт-фактор ярдәмендә эзләү һәм анализлау (Journal Citation Reports)

Барлык семинарлар бушка һәм рус телендә уздырыла. Һәрбер семинарның вакыт озынлыгы якынча бер сәгать тәшкил итә.

 

 

К списку новостей