РусскийТатарчаEnglish

Механизация һәм техник сервис институты чыгарылыш студентлары өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе

Бүген Казан ДАУның механизация һәм техник сервис институтында агрономия факультеты чыгарылыш студентлары һәм республиканың АПК предприятиеләре вәкилләре белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Гүзәл Кадыйрова, довузовскийобразование һәм КДАУның чыгарылыш студентларын эшкә урнаштыру үзәге җитәкчесе Гүзәл Фәссахова, институт директоры Сергей Яхин, агрономия факультеты деканы Игорь Сержанов катнашты.

 

  

Очрашуны Сергей Яхин ачты. “Әлеге чараның максаты – сезгә карьерагызны билгеләргә һәм үз тормышыгызны төзергә ярдәм итү” диде ул, чыгарылыш студентларына мөрәҗәгать итеп. “Хәзерге тормыш катлаулы, шуңа үз билгеләнешеңне табу һәрвакытта да җиңел түгел. АПК системасында кадрлар белән булган ситуация катлаулы булып кала бирә”.

 


Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Гүзәл Кадыйрова әйтүенчә, хәзерге вакытта бу тармакта кадрлар кытлыгы күзәтелә – ихтыяҗда агрономнар, инженерлар һәм икътисадчылар. Татарстанның авыл хуҗалыгы елдан-ел камилләшә һәм фәнниләшә, шуңа күрә югары квалификацияле кадрларга ихтыяҗ актуаль кала.

 

Очрашу тәмамлангач, студентларга эш бирүчеләргә сораулар биру мөмкинлеге булдырылды.

К списку новостей