РусскийТатарчаEnglish

АгроНТИ – 2019

2019 елның 15-16 маенда Казан дәүләт аграр университеты базасында «АгроНТИ – 2019» Бөтенроссия конкурсының 2 нче этабы узачак. Ул өч яшь категориясе һәм дүрт юнәлеш буенча була: 1. Агрокоптерлар. 2. Агроботлар. 3. Галәм. 4. АгроМетео.

Конкурс инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан «АПК һәм балыкчылык мәгариф учреждениеләре ассоциациясе» коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә фәнни-технологик сәясәт һәм мәгариф Департаменты, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПКның Цифрлы үсеш һәм дәүләт мәгълүмат ресурслары белән идарә итү департаменты ярдәме белән үткәрелә.

Конкурсның этаплары:

1 нче этап: читтән торып төбәк этабы. 1-25 апрель көннәрендә Россиянең барлык төбәкләреннән укучылар катнаша ала.

2 нче этап: төп региональ этап. 13-14 майда читтән торып үткәрелгән төбәк этабында җиңүчеләр катнашачак. Ул Россиянең аграр университетлары базасында уздырыла.

3 нче этап: финал этабы. 30 август - 6 сентябрь көннәрендә конкурсның барлык номинацияләре буенча Россиянең ике шәһәрендә узачак.

4 нче этап: 10-13 октябрь көннәрендә финал этабында җиңүчеләр «Алтын көз - 2019» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында махсуслаштырылган мәйданчыкта катнашу мөмкинлеге алачак.

Казан дәүләт аграр университеты читтән торып һәм турыдан-туры төбәк этапларын үткәрү өчен 9 мәйданчыкның берсе булып тора. Беренче этапта читтән торып үткәрелгән региональ этап нәтиҗәләре буенча 200гә якын җиңүче булды.

15 майда ачылу һәм 16 майда ябылу тантанасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, мәгариф һәм фән, икътисад һәм яшьләр эшләре буенча мәртәбәле кунаклар - Татарстан Республикасының кайбер министрлыклары җитәкчеләре һәм вәкилләре көтелә. АгроНТИ-2019 эшендә шулай ук Әлмәт районы башлыгы Хәйруллин А. Р. катнашачак, чөнки 3 нче этап Әлмәт шәһәрендә узачак.

Татарстан Республикасының мондый статуслы чарада актив катнашуы сәләтле яшьләргә ярдәм итү өлкәсендә уңышлы тәҗрибәләр һәм яңа технологик каршылыкларга туры килергә омтылулары турында тагын бер кат дәлилли.

Расписание

Положение

К списку новостей