РусскийТатарчаEnglish

Татарстан Республикасында агродизайн һәм сити-фермерлык өлкәсендә беренче Агрохакатон

«Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе» исемендәге региональ иҗтимагый оешма Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы белән берлектә, яшьләр Федераль агентлыгы (Росмолодежь) ярдәме белән, «Поколение зеленых воротничков» экологик проектын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасында агродизайн һәм сити-фермерлык өлкәсендә беренче Агрохакатон үткәрә. Ул 2018 нче елның 19-20 нчы маенда Казан «Авиатор» технопаркы базасында оештырылачак. Инженерия, дизайн, биохимия, агроном һәм маркетинг белгечлекләре студентларын катнашырга чакырабыз.

 Сити фермерлык – прогрессив үсемлекчелек технологияләрен кулланып, шәһәр кысаларында гамәлгә ашырылучы, идеаль шәһәр булдыруга юнәлтелгән эшчәнлек. Кызганычка каршы, әлеге юнәлеш безнең республикада таралган күренеш түгел. Безнең миссия - кирәкле инфраструктура һәм эшмәкәрлек мохитендә ихтыяҗ булдырып, Татарстан Республикасында сити-фермерлыкны популярлаштыру. Агрохакатон – бу яңа мәйданчык. Монда студентлар, командаларга берләшеп, ике көн дәвамында дизайн, инжиниринг һәм югары технологияләргә таянып, идеянең прототибын булдырачаклар.

Агрохакатонда катнашучылар яңа проектлар идеяләрен тыңлаячаклар һәм, шулар тирәсендә берләшеп, алар сайлаганның прототибын әзерләп, аны питчингта күрсәтәчәкләр. Жюри өч җиңүчене сайлаячак һәм 30 000 сумлык приз фондын бүләчәк.

 

Аграхакатонга теркәлү АИС яшьләр порталында 10 майга кадәр ачык.

 

Проектның партнерлары: Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь), Яшьләр ресурс үзәге, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Республика инвестицияләр һәм новацияләр Агросәнәгать Үзәге, «Panda School».

 

 

Сылтама: https://vk.com/agrohackatonkzn 

Тулырак мәгълүмат: Шәгивәлиев Ленар Рифатович +7 843 567 46 47 e-mail: lenar.shagivaliev@kazgau.com 

Корпоратив-кластер укыту үзәге

К списку новостей