РусскийТатарчаEnglish

Авыллардагы мәдәни-тарихи мирасны саклау һәм Бөтенроссия яшьләр проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча халыкның мәгълүматлы булуын арттыруга карата видеоконференция

2018 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә "Россия авыл яшьләре берлеге" ОО тарафыннан оештырыла торган "Мәгълүмати-консультацион бригадалар" Бөтенроссия яшьләр проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында семинар узды.

 Проектның максаты - авыл яшьләре арасында аграр һөнәрләрнең абруен арттыру һәм авыл халкының авыл хуҗалыгын үстерү, авыл территорияләрен социаль үстерү өлкәсендә дәүләт ярдәменең гамәлдәге чаралары турында хәбәрдар булуын тәэмин итү.

 Проект кысаларында студентлар һәм/яки аспирантлар, Россия авыл яшьләре берлеге активистлары, тармак берлекләре вәкилләре һәм башкалар исәбеннән мәгълүмати консультацион бригадалар оештырыла.

 Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Хәмидуллин Наил Нурулла улы; "Казан дәүләт аграр университеты" югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең корпоратив - кластерлы укыту үзәге җитәкчесе, "Россия авыл яшьләре берлеге"нең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Шаһивәлиев Ленар Рифат улы; Н. Э. Бауман  исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе "Ветеринария эшен оештыру" кафедрасының өлкән укытучысы Сергей Михайлович Домолазов; "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шувалова Диләрә Даниял кызы катнаштылар.

 

Корпоратив-кластерлы укыту үзәге

Югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе «Казан дәүләт аграр университеты»

 


Фотолар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бирелде

К списку новостей