2019 елның 5 июленнән 20 августына кадәр Мәскәү өлкәсенең Солнечный районында Сенеж күлендә «Территория смыслов» Бөтенроссия яшьләр мәгариф форумы узачак.
Форумны Яшь гвардия катнашында яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык оештыра.
Форумның төп максаты: әйләнә-тирәдәгеләрне хәрәкәткә җәлеп итүче яшьләр профессиональ бергәлекләрен формалаштыру, гаилә, җәмгыять һәм дәүләтнең тәрбиядә ролен ныгытуга юнәлдерелгән.
2019 елда катнашучылар төрле профильдәге алты сменаның берсен сайлый алачак: «Россия – мөмкинлекләр иле» сменасы, «ЭКОСРЕДА – мәгариф» сменасы, «ЭКОСРЕДА – волонтерлар» сменасы, «ЭКОСРЕДА – сәясәт» сменасы, «ЭКОСРЕДА – ИТ» сменасы, «ЭКОСРЕДА – экология» сменасы.
Форумда 18-30 яшьләрдәге яшьләр катнаша ала. Форумда катнашу өчен чарага "Россия яшьләре" автоматлаштырылган мәгълүмат системасына гариза бирергә кирәк.