РусскийТатарчаEnglish

2018 нче елның 14 нче апрелендә 14 сәг ел саен үткәрелә торган мәгариф конкурсы булачак: «Тоталь диктант» акциясе

Фәлсәфә һәм хокук кафедрасы 2018 нче елның 14 нче апрелендә 14 сәг барлык теләүчеләрне ел саен үткәрелә торган мәгариф конкурсы - «Тоталь диктант» акциясендә катнашырга чакыра. Ул Казан ДАУы агрономия факультетының ( Казан, Ферма-2, 53 нче йорт) актлар залында булачак. Текстны безнең университет мәйданчыгында К. Тинчурин драма һәм комедия театры актрисасы, ТРның атказанган артисты, "Зо-Лэй-Лэ" триосы солисты - Вәлиева Зөлфия Наилевна укыячак.

Конкурсның максаты: белемле булуның һәр кеше өчен мөһим икәнен күрсәтү; рус телен өйрәнү җиңел түгел, әмма кызык һәм файдалы икәненә ышандыру; русча яза һәм сөйләшә белгән яки теләгәннәрне берләштерү. Беренче “диктаторлардан” 2004-2008 нче елларда НДУ укытучылары булды. Соңгы 14 ел эчендә тоталь диктант зур дөньякүләм вакыйгага әверелде. 2017 нче елда акция 732 шәһәрдә узды, 68 илне колачлады, аның катнашучылары 145 меңнән артык кеше. Узган ел әлеге акциягә безнең университет та кушылды. Безнең мондый чаралар уздыру буенча тәҗрибә бар инде – 2016 нчы елда КазДАУ «Бердәм диктант» республика акциясендә катнашты. Тоталь диктантта теләгән һәр кеше катнаша ала: яшенә, җенес, белем, һөнәр, гаилә хәле, ихтыяҗлары һәм сәяси карашларына, диненә карамастан.


К списку новостей