РусскийТатарчаEnglish

19 октябрьдә 13 сәгатьтә Казан ДАУ "Татарча диктант" Бөтендөнья белем бирү акциясенең мәйданчыгы булачак

Акция грамоталы дөрес язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзеңә тикшерү белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Һәр теләгән кеше үз көчен татар телендә диктант язуда сынап карый алачак. Акция барлык теләүчеләр өчен ел саен үткәрелә, ирекле һәм түләүсез. Татар телен башлангыч дәрәҗәдә һәм иркен белүче кешеләрнең катнашуы күздә тотыла. Быел акция дүртенче тапкыр үткәрелә. Диктант Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасы районнарында үткәрелә.

Быел диктант РФнең 45 төбәгендә, ТРның барлык районнарында һәм дөньяның 12 илендә узды. Алар арасында Төркия, Әзербайҗан, Англия, Канада, Болгария, Германия, Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һ. б. бар.

Татар теле буенча диктант мәйданчыкларны оештыручылар тарафыннан тикшереләчәк, алар арасында филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары бар. Белем бирү акциясенең һәр мәйданчыгында диктант текстын атказанган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре һәм башка танылган кешеләр укыячак.

Казан ДАУ акцияне уздыру мәйданнарының берсе булачак.

Акцияне философия һәм хокук кафедрасы оештыру-тәрбия эшләре идарәсе белән берлектә уздырачаклар.

Үткәрү урыны: К.Маркс ур., 65 йорт (төп бина), 16 нчы аудитория (беренче кат).

Диктант текстын ТРның атказанган артисты, ТНВ телетапшыруларын һәм «Татарлар» программасын алып баручы Инсаф Абдулла укыячак.

Килегез, көтеп калабыз!

 

 

 

К списку новостей