РусскийТатарчаEnglish

«Кече шәһәрләрнең һәм авылларның мәдәни мозаикасы» дип аталган IV Бөтенроссия социаль-мәдәни проектлар конкурсы

Елена һәм Геннадий Тимченко хәйрия фондының «Кече шәһәрләрнең һәм авылларның мәдәни мозаикасы» дип аталган IV Бөтенроссия социаль-мәдәни проектлар конкурсы старт алды.

«Кече шәһәрләр һәм авылларның мәдәни мозаикасы» – Россия тирәнлегендә социомәдәни инициативаларга ярдәм буенча масштаблы федераль программа.

Программаның төп бурычы – кече территорияләрне Озак вакытка үстерү өчен иҗади активлыкны җәлеп итү үзәкләрен булдыру максатыннан Россиянең кече шәһәрләрендә һәм авылларында җирле берләшмәләрне берләштерү һәм активлаштыруга юнәлдерелгән социомәдәни проектларга ярдәм күрсәтү.

Конкурста Россиянең барлык төбәкләреннән 50 меңгә кадәр халкы булган кече шәһәрләрдән проект командалары катнаша ала. Гаризалар 4 мартка кадәр кабул ителәчәк. Ярымфиналга чыгучылар эксперт советлары тарафыннан сайлап алыначак һәм 27 мартта игълан ителәчәк. Алар проектларны эшләп бетерү өчен өйрәтү семинарлары сериясендә катнашачаклар. Конкурста җиңүчеләрне игълан итү 15 майда булачак.

«Кече шәһәрләр һәм авылларның мәдәни мозаикасы» IV Бөтенроссия конкурсы финалистлары проектларын гамәлгә ашыру 2019 елның 1 июненнән 2020 елның 30 июненә кадәр барачак.

Конкурсның шартлары белән тулырак программаның сайтында танышырга мөмкин.

"Кече шәһәрләр һәм авылларның мәдәни мозаикасы» программасы 2014 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә Тимченко фонды Россиянең 65 төбәгендә 320 инициативаны хуплады - грант пуласы суммасы 160 млн сумнан артып китте.

К списку новостей