Казан ДАУ ректоры А. Р. Вәлиев адресына Башкортстан дәүләт аграр университеты ректоры И. И. Габитов исеменнән рәхмәт хаты килде.
Ул безнең университет студентларына Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының «Агыйдел дулкынында – 2019» VII Бөтенроссия студентлар иҗаты фестивалендә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.


