РусскийТатарчаEnglish

«Минем илем – минем Россия» XVI Бөтенроссия конкурсына старт бирелде

Зур юл кече Ватаннан башлана....

Россиядә төбәкләр үсеше буенча яшьләр проектлары конкурсы уза.

Конкурсның турыдан-туры чаралары май аенда "Сенеж" яшьләр белем бирү үзәге һәм Россия мәгариф академиясе мәйданчыгында узачак. Җиңүчеләр июнь аенда Петербург халыкара икътисадый форумында игълан ителәчәк. Призлар арасында: стажировка, белем бирү грантлары һәм премияләр, остаз алу, БДИга яки бакалавриат, магистратура һәм аспирантура программаларына керү сынауларына өстәмә баллар алу мөмкинлеге бар. Катнашучыларны шулай ук белем бирү лекцияләре һәм семинарлар көтә. Анда алар социаль-икътисадый проектлау һәм проектларны гамәлгә ашыру күнекмәләре турында беләчәкләр. Конкурс 2003 елдан башлап үткәрелә һәм 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге укучылар һәм студентлар, яшь педагоглар, белгечләр һәм яшьләр проектлары лидерларына юнәлдерелгән.

«Минем илем – минем Россия» конкурсын оештыручылар: «Яшьләр социаль-икътисадый инициативалары» Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләре берлеге, «Россия — мөмкинлекләр иле» Коммерцияле булмаган автоном оешма, Россия мәгариф академиясе. Проектка РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт, «Росконгресс» фонды, «Гыйлем» Россия җәмгыяте, кадрлар әзерләү милли фонды һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәм итә.

2019 елда Конкурс Россия Федерациясе Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә Президент грантлары Фонды тарафыннан бирелгән грантын кулланып гамәлгә ашырыла.

Катнашу өчен 19 номинациянең берсе буенча проект әзерләргә кирәк. Гаризалар 2019 елның 10 апреленә кадәр сайтта кабул ителә www.moyastrana.ru.

К списку новостей