2019 елның 16 февралендә Казан ДАУның Механизация һәм техник сервис институты чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның ата-аналары һәм безнең институтка укырга керергә һәм сыйфатлы белем алырга теләгән һәркем өчен Ачык ишекләр көне үткәрә. Ачык ишекләр көнендә абитуриентлар һәм ата-аналар институт турында бөтен мәгълүматны ала һәм инженерлык юнәлешләре белән җентекләбрәк таныша алачаклар.
Ачык ишекләр көне программасы:
Үткәрү урыны - институтның актлар залы.
Башлана - 10.00 сәг.
9.30 - теркәлү
10.00 - институт директоры Яхин С. М. чыгышы
10.00 – 11.00 - институт белән танышу
11.00 – 12.00 - концерт программасы
12.00 – 12.30 - Институт музеена экскурсия
12.30 – 13.00 - укыту-демонстрация үзәгенә экскурсия.
http://priem.kazgau.ru/priem/ – сорауларга җаваплар.
Кызыксындырган мәгълүматны Сез шулай ук «Кабул итү 2019» (раздел «Приём 2019») бүлегендә дә ала аласыз.
Килегез, без сезне көтәбез!
Очрашу урыны: Казан шәһәре, Рауис Гәрәев ур., 62 йорт (Ферма-2 тукталышы), Механизация һәм техник сервис институты бинасы.
Институт Телефоны: (843) 567-48-40