РусскийТатарчаEnglish

Игелек – ул Син!

Икътисад институтының икенче курс студентлары һәм укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы "Корпоратив социаль җаваплылык" фәне кысаларында "Игелек – ул Син!" хәйрия акциясе әзерләделәр. Студентлар ярдәм кирәк булган чын гаиләне таптылар.

Галиуллин Әмир - "балалар церебраль параличы" авырулы өч яшьлек малай. Аның гаиләсе бала сәламәтлеген саклау өчен зур күләмдә акча сарыф итә. Безнең студентлар наклейкалар һәм значоклар логотибын эшләгәннәр, аларны бастыруга җибәргәннәр һәм якын арада Әмиргә ярдәм итү өчен акча җыя башлаячаклар. Студентлар һәм университет хезмәткәрләре бу наклейкалар һәм значокларны үзләре теләгән суммага сатып алып ярдәм итә ала малайга. Соңыннан икенче курс студентлары Әмир янына кабат барачаклар һәм бөтен җыелган акчаларны әнисенә тапшырачаклар.

Моннан тыш, студентлар Әмир тарихы белән видеоролик әзерләделәр, зур аудиторияне колачлау өчен, аны университетның барлык социаль челтәрләрендә урнаштырдылар. Барлык битараф булмаганнарны студентларның хәйрия акциясендә катнашуларын сорыйбыз.

К списку новостей