РусскийТатарчаEnglish

Ел саен үткәрелә торган «Татарча диктант» белем бирү конкурсы

2018 елның 27 октябрендә 13.00 сәгатьтә философия һәм хокук кафедрасы барлык теләүчеләрне ел саен үткәрелә торган «Татарча диктант» белем бирү конкурсында катнашырга чакыра. Ул Казан Дәүләт Аграр Университетының икътисад Институтының 16 нчы аудиториясендә узачак (Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 65-йорт). Безнең университет мәйданчыгында текстны "ТНВ-Татарстан" телеканалының иҗтимагый-сәяси программалар директоры, «Туган җир» программасының авторы һәм алып баручысы Гарипов Рамил Вазыйх улы укыячак.

"Татарча диктант" акциясенең максаты - грамоталылык мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү һәм татар телендә грамоталы хат культурасын үстерү.

2018 елда “Татарча диктант” Россиянең 20 илендә һәм 60 төбәгендә узачак: Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Яр Чаллы, Ижевск, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Новосибирск, Саратов, Самара, Свердловск, Әстерхан, Калининград, Краснодар, Иркутск, Ростов-на Дону, Ярославль һәм илебезнең башка шәһәрләрендә һәм бистәләрендә, шулай ук чит илләрдә: Австрия, Австралия, Азәрбайҗан, Болгария, Бөекбритания, Германия, Италия, Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, АКШ, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Украина, Франция, Чехия һәм башкалар.

Сез дә "Татарча диктант"та катнашыгыз һәм татарча ни дәрәҗәдә дөрес язуыгызны тикшерегез.

 


К списку новостей