«Кайнар линия» телефоны буенча +7 (499) 455-16-80 абитуриентлар һәм аларның ата-аналары бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларның укырга керүенә бәйле мәсьәләләр буенча Рособрнадзор белгечләренә мөрәҗәгать итә ала.
«Кайнар линия» эше 2019 елның 20 маеннан 15 августына кадәр, Мәскәү вакыты белән көн саен 9.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш) оештырыла.