РусскийТатарчаEnglish

«Университет фотографиясе» фотоконкурсы

Казан ДАУ яшь галимнәр советы -  Совет молодых ученых Казанского ГАУ

«Университет фотографиясе» фотоконкурсы Себер федераль университеты тарафыннан фәнни ачышларны популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Хәзерге фән - ул лабораториядә тәҗрибәләр, фәнни мәкаләләр язу, формула һәм диаграммалар гына түгел. Хәзерге фән төрле өлешләрдән тора: идеяләрдән һәм иҗади экспериментлардан башлап, гениаль ачышларга кадәр.

Фотоконкурста катнашуга Россия университетлары студентлары, аспирантлары, укытучылары яки хезмәткәрләре чакырыла. Конкурс барысы өчен дә ачык, конкурста катнашу өчен түләү алынмый. Конкурс өч номинациядә үткәрелә: «Микрофән», «Фән һәм цифрлы технологияләр» һәм «Ирекле тема». Катнашучылар бер үк вакытта барлык номинацияләр буенча да фотографияләр бирә алалар.

«Микрофән» номинациясендә вак, кеше күзе авыр күргән яки бөтенләй күрелмәгән объектлар сурәтләнгән фоторәсемнәр кабул ителә.

«Фән һәм цифрлы технологияләр» номинациясендә заманча IT-технологияләргә багышланган, Big Data; цифрлы мәгълүматларны эшкәртү программаларын кулланып ясалган, кеше һәм саннар мөнәсәбәтләрен визуаль характерлый торган сурәтләр кабул ителә.

«Ирекле тема» номинациясендә төрле темаларга серияләр яки ялгыз фотографияләр кабул ителә. Бу дусларның портретлары да, пейзажлар да, иҗади фотофантазияләр дә, фәнни экспедицияләрдән һәм хайваннарны күзәтүдән торган фоторәсемнәр дә булырга мөмкин.

Конкурсның кураторы, СФУның яшь галимнәргә фәнни-белем бирү үзәге җитәкчесе Наталья Александровна Бахова, NBakhova@sfu-kras.ru Тел. +7 (391) 206-30-88. Конкурсның җаваплы сәркатибе: Розова Екатерина Сергеевна, eatopsheva@sfu-kras.ru Тел. +7 (391) 206-30-88.

Мәгълүмати хат сылтама буенча: Информационное письмо

К списку новостей