Түбәндәге Нигезләмә буенча, КазДАУ яшь галимнәренең фәнни-тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру, аеруча әһәмияткә ия эшләргә ярдәм итү максаты белән “Яшь галимнәргә КазДАУ гранты” бәйгесе игълан ителә. Ул ел саен үткәрелә. Номинацияләр тубәндә:
- “Агросәнәгать комплексының икътисады һәм идарәсе”;
- “ Агросәнәгать комплексын техник модернизацияләү;
- “Авыл һәм урман хуҗалыкларында инновацион технологияләр“.
Һәр номинациядә 3 җиңүче билгеләнә. “Яшь галимнәргә КазДАУ гранты” бәйгесенә гариза бирү 2018 нче елның 21нче маена кадәр. Гаризалар Нигезләмә буенча яшь галимнәр Советына (Сафиуллин. Н.А.) тапшырыла.
1 урын һәр номинация буенча - 75 000 сум;
2 урын һәр номинация буенча - 50 000 сум;
3 урын һәр номинация буенча - 25 000 сум.