РусскийТатарчаEnglish

Яшь галим – кандидатларга һәм фән докторларына РФ Президенты грантлары

Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы Россиянең яшь галим – фән кандидатларына (МК-2020 конкурсы) һәм яшь галим – фән докторларына (МД-2020 конкурсы) дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Россия Федерациясе Президенты грантларын алу хокукына 2020 ел конкурсларын игълан итә. Конкурсларны Россия мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

Конкурсларга оешмалар тарафыннан Россиянең яшь галимнәренең эшләре заявка формасында тәкъдим ителә.

МК-2020 конкурсы – Россия яшь галимнәре - фән кандидатлары тарафыннан үткәрелә торган фәнни тикшеренүләргә дәүләт ярдәме өчен; грант тәмамланган вакытта аларның яше 35 яшьтән артмаска тиеш.

Конкурска яшь галимнәрнең фән һәм техника үсешенә зур өлеш, яңалык керткән, аларның иҗади сәләте ачылган, шулай ук докторлык диссертацияләре әзерләүгә бәйле эшләре тәкъдим ителергә мөмкин.

МД-2020 конкурсы – Россия яшь галимнәре-фән докторлары тарафыннан үткәрелә торган фәнни тикшеренүләргә дәүләт ярдәме өчен; грант тәмамланган вакытта аларның яше 40 яшьтән артмаска тиеш.

Конкурска шактый яңалык булган, яшь галимнәрнең фән һәм техника үсешенә зур өлеш кертүе һәм аларның иҗади сәләте турында сөйләүче эшләр тәкъдим ителергә мөмкин.

Оешма грант алырга теләүчеләр саны буенча берничә гариза бирергә хокуклы. Грант алырга теләүчеләрнең һәркайсы үз эшен бары тик бер гариза кысаларында гына тәкъдим итәргә хокуклы.

Конкурска түбәндәге өлкәләр буенча гаризалар тапшырылырга мөмкин: математика һәм механика; физика һәм астрономия; химия, яңа материаллар һәм химия технологияләре; тормыш турында фән һәм биология; экология һәм табигатьтән рациональ файдалану; җәмгыять һәм гуманитар фәннәр; медицина; техник һәм инженерлык фәннәре; мәгълүмати-коммуникацион системалар һәм технологияләр; авыл хуҗалыгы фәннәре.

Яшь фән кандидаты – галим грантының күләме, шул исәптән аның хезмәтенә һәм фәнни эштә ярдәмчеләре хезмәтенә түләүне дә кертеп, елына 600 мең сум тәшкил итә. Ярдәмчеләре арасына кимендә 1 кеше керергә һәм яше 35тән артмаска тиеш. Яшь галимнәр, аспирантлар, студентлар ярдәмче булырга мөмкин. Фән кандидаты һәм аның ярдәмчеләренең хезмәт хакы елына 360 мең сумнан артмый.

Яшь галим - фәннәр докторы грантының күләме, шул исәптән аның хезмәтенә һәм фәнни эштә ярдәмчеләре хезмәтенә түләүне дә кертеп, елына 1 миллион сум тәшкил итә. Ярдәмчеләре арасына кимендә 3 кеше керергә тиеш һәм яше 35тән артмаска тиеш.  Яшь галимнәр, аспирантлар, студентлар ярдәмче булырга мөмкин. Фән докторы һәм аның ярдәмчеләренең хезмәт хакы елына 600 мең сумнан артмый.  

Яшь галимгә матди ярдәм грант хисабына башкарыла, ягъни, яшь галимнең хезмәт мөнәсәбәтләрендә булган оешмадан түләнгән хезмәт хакыннан тыш. Россия мәгариф һәм фән министрлыгының конкурс Комиссиясе конкурска кергән гаризаларны карый һәм аларны конкурс шартларына туры килү-килмәүне тикшерә. Конкурс шартларына туры килгән гаризалар конкурс Комиссиясе тарафыннан аларга эксперт бәяләмәсен үткәрү өчен грантлар буенча Советка җибәрелә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2019 елның 2 сентябреннән 2019 елның 2 октябренә кадәр электрон рәвештә ФГБНУ НИИ РИНКЦЭ сайтында кабул ителәчәк – grants.extech.ru.

Конкурс турында мәгълүмат Россия Федерациясе Президенты грантлары буенча Совет сайтында: https://grants.extech.ru/docs/izv_MKMD_2020.pdf 

К списку новостей