РусскийТатарчаEnglish

Грантлар, субсидияләр, премияләр һәм бәйгеләр – барысы да «InfoGrants.ru»да

«InfoGrants.ru» - стартаплар, галимнәр, технологик эшкуарлар һәм фәнни-инновацион инфраструктура өчен мәгълүмати платформа.

Бу платформада фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык эшләре һәм инновацияләр өлкәсендәге барлык актуаль ярдәм итү  программалары һәм заказларлар тәкъдим ителгән: грантлар, субсидияләр, контрактлар, премияләр, һәм техник, икътисади, гуманитар, медицина юнәлешләре буенча конкурслар.

Платформада төп грантлар һәм программалар ( (РФФИ, РНФ, ФЦП, Гранты Президента, Постановление 218, РВК, ФСИ һ.б. ), предприятиеләр, министрлыклар һәм фондлар заказлары буенча фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре үткәрү контрактлары, инновацион конкурслар, акселераторлар, фәнни премиямияләр буенча мәгълүмат урнаштырыла. Мәгълүмат көндәлек рәвештә актуальләштерелә. Программаларны конкрет параметрлар буенча фильтрацияләү, шулай ук яңа грантлар һәм заказларга язылу мөмкинлеге бар.

Проектның максаты: мәгълүмати киңлекләрне үстерү; фәнни-тикшеренү эшчәнлеге системасында, технологик һәм инновацион эшмәкәрлектә ачыклык булдыру; фән һәм инновацияләргә ярдәме булган программаларны уңайлы һәм нәтиҗәле эзләү ысулларын эшләү.

Университет хезмәткәрләрен платформаны куллануга чакырабыз.

К списку новостей