Татарстанда «Идея-1000» программасына инновацион проектларны сайлап алу буенча конкурска гаризалар кабул итү 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү декабрьдә Казанда көтелә.
«Идея-1000» инновацион проектлар программасы буенча Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фондыннан Старт-1 (ТР ИВФ) гаризалар кабул ителә. Иң яхшы 10 проектның прототип эшләү өчен 2000 000 сум алу мөмкинлеге бар.
Программаның яңа нигезләмәсе кысаларында финанслауның түбәндәге тәртибе каралган: «Старт-1» этабында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды 2 млн. сумлык 10 проектны финанслый. Проектларны сайлап алу «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» республикакүләм конкурсы кысаларында башкарыла.
«Старт-2» этабында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды 6 проектны финанслый, 3әр млн. сум.. Проектларны сайлап алу Россия венчур форумында җиңүчеләр арасыннан башкарыла. «Старт-2» этабы белән бер үк вакытта катнашучыларга акселерация программасына гариза бирү һәм 8 млн. сумга кадәр инвестицияләүгә дәгъва кылучы булу мөмкинлеге бирелә.
«Старт-3» этабында Татарстан Республикасы Инвестиция – венчур фонды 4әр млн.сум. 3 проектны финанслый - бу продукцияне базарга чыгара башлау өчен өстәмә финанслау. Проектларны сайлап алу «Старт-2»не уңышлы тәмамлаган проектлар арасыннан башкарыла.
Алдагы еллардагы, ТР ИВФ тарафыннан хупланган, “Идея-1000” җиңүче проектлар инде инвестицияләүнең яңа раундларына чыкты, уңышлы гына эшләп киләләр. Алар арасында ГРАВЕР-ЛАЗЕР, ИРБИСТЕХ, iStaff, Машагро-ИНН, Геткодер, Р-Визионер, Mouse, TRY.FIT, Reg.FM һәм башкалар.