РусскийТатарчаEnglish

“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” 2019

“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” республикакүләм бәйгесенә 15 октябрьгә кадәр гаризалар кабул ителә.

Конкурсны Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән Министрлыгы оештыра.

Конкурста катнашуга Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясе төбәкләреннән физик затлар һәм чит ил гражданнары чакырыла.

«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» республикакүләм конкурсы Татарстан Республикасының инновацион потенциалын күтәрү максатында ел саен үткәрелә. Конкурска Татарстанның фәнни-техник, икътисади, социаль һәм гуманитар үсеш проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән проектлар кабул ителә.

14 ел эчендә конкурста 19 500 дән артык кеше катнашты, 1965е җиңүче булды.

Конкурс традицион рәвештә 9 номинациядә үткәрелә:

- «Перспектива» - 25 000 сумлык 10 премия;

- «Мәгарифтә инновацияләр» - 50 000 сумлык 10 премия;

- «Инновацияләр старты» - 50 000 сумлык 10 премия;

- «Наноимпульс» - 50 000 сумлык 10 премия;

- «Цифрлы икътисад» - 50 000 сумлык 10 премия;

- «Ел патенты» - 50 000 сумлык 10 премия;

- «Социаль әһәмияткә ия инновацияләр» - 50 000 сумлык 10 премия;

- «Милли технологик инициатива проектлары» - 50 000 сумлык 5 премия;

- «Яшьләр инновацион проекты» - 220 000 сумлык 40 премия.

Конкурс белән бер үк вакытта «Идея-1000» инновацион проектлар программасы буенча Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондыннан Старт-1 буенча гаризалар кабул ителә. Иң яхшы 10 проект прототип эшләү өчен 2000 000 сумга кадәр алырга мөмкин.

Төп номинацияләрдән тыш, конкурсның партнерларыннан - «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Связьинвестнефтехим» ААҖ, «Ак Барс» Банк ААҖ», «Химград» ААҖ - премияләр һәм стипендияләр биреләчәк.

Оештыручылар белдергәнчә, конкурста катнашу үз идеясен тормышка ашыру юлында бер адым, акча алу мөмкинлеге генә түгел, шулай ук үз проектларын Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләренә тәкъдир итү, чара партнерларыннан һәм эксперт советыннан эксперт бәяләве һәм менторлык ярдәме алу мөмкинлеге дә!

Тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин: https://www.ivfrt.ru/programms/50-luchshikh-idey/

яки (843) 292-70-91, 570-31-9-27, 294-95-74 телефоннары буенча.

Гаризаны электрон рәвештә 2019 елның 1 сентябреннән сайтта тапшырырга мөмкин булачак: www.ivfrt.ru

К списку новостей