РусскийТатарчаEnglish

Кадерле ветераннар! Хөрмәтле укытучылар һәм хезмәткәрләр!

Кадерле ветераннар! Хөрмәтле укытучылар һәм хезмәткәрләр! 

 Октябрь аенда хезмәт ветераннарын, өлкән остазларыбызны һәм хезмәттәшләребезне күркәм бәйрәм - өлкәннәр көне белән тәбрик итү күркәм традициягә әверелде.

Бу бәйрәм – хезмәт елларының төп өлешен университетыбыз үсешенә, мәгариф һәм студентларны тәрбияләүгә биргән кешеләргә рәхмәт әйтү өчен менә дигән мөмкинлек.

Өлкәннәр турында кайгырту - һәрберебезнең бурычы. Алар үзләрен һәрчак игътибар үзәгендә хис иту безнең көчебездә.

Сез сугыш елларының авырлыкларын түздегез, тыныч вакытта тырышып эшләдегез. Эшкә бирелгәнегез, университетыбыз үсешенә һәм студентларны тәрбияләүгә керткән бәяләп бетергесез өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Сез безне аңлап, шәфкатьлелеккә һәм хезмәт сөючәнлеккә, үз Ватаныңа һәм гаиләңә тугры булырга, лаеклы итеп яшәргә өйрәтәсез.

Сезнең тәҗрибә һәм профессиональлек, зирәклек һәм әхлакый принципларга тугрылыгыгыз традицияләрне саклап калырга, яшь буынны яңа белемгә һәм ачышларга рухландырырга мөмкинлек бирә.

Сезгә чын күңелдән тынычлык һәм иминлек, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм бәхет телибез. Көннәрегез якты һәм игелекле булсын. Бәйрәм белән сезне!

 

Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы А. Р. Вәлиев,

Казан ДАУ ректораты, Профком, ветераннар Советы



К списку новостей