РусскийТатарчаEnglish

Казан дәүләт аграр университеты механизация һәм техник сервис Институтының яшь галиме Россия Федерациясе Президенты стипендиаты булды

Россия икътисадын модернизацияләүнең өстенлекле юнәлешләре буенча перспективалы фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләрне гамәлгә ашыручы яшь галимнәр һәм аспирантлар өчен 2019-2021 елларда Россия Федерациясе Президенты стипендиясен алуга конкурс йомгаклары ясалды.

Конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча «Энергоэффективлык һәм энергияне саклау, шул исәптән ягулыкның яңа төрләрен эшләү мәсьәләләре» юнәлеше буенча стипендиатларның берсе булып механизация һәм техник сервис Институтының Техносфера куркынычсызлыгы кафедрасы доценты Яруллин Фәнис Фәрит улы чыкты. Темасы: «Игенчелектә ресурсларны саклый торган технологияләр өчен ротацион эш органнары булган туфрак эшкәртү машиналарының нәтиҗәлелеген арттыру».

Стипендиатны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

К списку новостей