РусскийТатарчаEnglish

«Умартачы» курсларына туплау

Казан дәүләт аграр университеты «Умартачы» эшче һөнәре буенча һөнәри әзерлек тыңлаучыларын кабул итү турында игълан итә.

Укыту максаты - өстәмә эшче белгечлек һәм умарта тоту һәм карау буенча күнекмәләр алу.

Укытуны, умартачылык өлкәсендә теоретик һәм практик эш тәҗрибәсе булган, алдынгы югары квалификацияле белгечләр, фән докторлары һәм кандидатлар алып бара.

«Умартачы» белгечлеге түбәндәге мөмкинлекләрне бирә:

-      шәхси хуҗалыкны уңышлы алып бару;

-      фермер яки крестьян умарталыкларын оештыру;

-      гамәлдәге умартачылык иҗтимагый оешмаларына керергә, аларның эшчәнлегендә катнашу;

-      яшь умартачылар өчен һөнәри консультация бирү.

Уку нәтиҗәләре буенча билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар бирелә.

Оештыру җыелышы 26 февраль 16.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак:

Казан шәһәре, Ферма-2 ур., 53 йорт, агрономия факультеты корпусы, 44-аудитория.

Кызыксындырган сорауларны 8-843-567-47-12 һәм 8-927-433-92-45 телефоннары буенча бирергә мөмкин.

К списку новостей