2019 елның 20 июненнән Казан дәүләт аграр университетының кабул итү комиссиясе 2019 елда көндезге һәм читтән торып уку формасына керү өчен бакалавриат, специалитет, магистратура программалары, аспирантурада фәнни - педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча федераль бюджеттан финанслана торган урыннарга һәм уку бәясе килешүләр буенча булган урыннарга документлар кабул итә башлады. Тулырак мәгълүмат Казан ДАУ рәсми сайтында: http://priem.kazgau.ru/
Документлар 2019 елның 10 августына кадәр кабул ителә. Барыгызны да көтеп калабыз!