РусскийТатарчаEnglish

«УМНИК» Программасы буенча гаризалар кабул итү башланды

Хөрмәтле яшь галимнәр!

 

Сезне «Фән һәм техникада инновацион казанышлар нигезендә Агросәнәгать комплексын Модернизацияләү» темасына фәнни-техник конференциядә катнашырга чакырабыз.

Конференция эше түбәндәге юнәлешләр буенча барачак:

Н1. Цифрлы технологияләр

Н3. Яңа материаллар һәм химик технологияләр

Н4. Яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре

Н5. Биотехнологияләр

Н6. Ресурс саклагыч энергетика

 

«Фән һәм техникада инновацион казанышлар нигезендә Агросәнәгать комплексын Модернизацияләү» фәнни-техник конференциясе (ВМНТК) «ИДЕЛ» Бөтенроссия яшьләр фәнни-техник конференциясенең сайлап алу чарасы булып тора. «ИДЕЛ» конференциясе «Участник молодежного научно-инновационного конкурса» Программасында (У.М.Н.И.К.) (http://fasie.ru/programs/programma-umnik/) фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләрне үстерүгә ярдәм итү Фондында аккредитация узган. Фонд Программаның һәр җиңүчесенә елына 250 мең сум акча бүлеп бирә.

Программаның финал чарасы булып табигать фәннәре өлкәсендә 16 нчы "ИДЕЛ-16" Бөтенроссия яшьләр фәнни-техник конференциясе билгеләнгән. Ул 2018 елның ноябрь аенда узачак.

«У.М.Н.И.К.» Программасында 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге физик затлар (студентлар, аспирантлар, яшь тикшеренүчеләр) катнаша ала.

Конференция 2018 елның 10-11 октяберендә Казан ДАУ Укыту-демонстрацион үзәгендә узачак. Адресы: Казан шәһәре, Ферма-2 урамы, 79 к1, УДЦ.

Конференциядә катнашу формасы: 5-7 мин. тәкъдир итү һәм доклад.

Конференциядә катнашу өчен:

  1. http://umnik.fasie.ru/kazan/ сайтында теркәлергә
  2. Гариза биреләчәк юнәлешне сайларга
  3. Туры килә торган полуфинал чараны сайларга (безнең очракта: «Фән һәм техникада инновацион казанышлар нигезендә Агросәнәгать комплексын Модернизацияләү»)
  4. Үз идеяңне гаризада тасвирлап бирергә һәм аны электрон формада җибәрергә.
  5. Проектның презентациясен әзерләргә һәм Казан ДАУ ярымфинал конференциясендә чыгыш ясарга.

Полуфинал чарасында җиңүчеләр финалда катнашу хокукы алачак.

«УМНИК» Программасы белән документлар бүлегендә җентекләп танышырга була: http://fasie.ru/programs/programma-umnik/#documentu

Моннан тыш, «УМНИК» Программасының 40 җиңүчесе “ТР өчен иң яхшы 50 инновацион идея” конкурсы кысаларында (http://ivf.tatarstan.ru/rus/50ideas.htm) МИП Программасы (Молодежный инновационный проект) җиңүчесенә әвереләчәк һәм бу номинациядә бер елга кадәр 220 мең сум күләмдә финанслау алачак.

К списку новостей