Сезне «Фән һәм техникада инновацион казанышлар нигезендә Агросәнәгать комплексын Модернизацияләү» темасына фәнни-техник конференциядә катнашырга чакырабыз.
Конференция эше түбәндәге юнәлешләр буенча барачак:
Н1. Цифрлы технологияләр
Н3. Яңа материаллар һәм химик технологияләр
Н4. Яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре
Н5. Биотехнологияләр
Н6. Ресурс саклагыч энергетика
Фәнни-техник конференция «ИДЕЛ» Бөтенроссия яшьләр фәнни-техник конференциясенең сайлап алу чарасы булып тора. «ИДЕЛ» конференциясе «Участник молодежного научно-инновационного конкурса» Программасында (У.М.Н.И.К.) (http://fasie.ru/programs/programma-umnik/) фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләрне үстерүгә ярдәм итү Фондында аккредитация узган. Фонд Программаның һәр җиңүчесенә елына 250 мең сум бүлеп бирә.
Программаның финал чарасы - табигый фәннәр өлкәсендә 17 нче Бөтенроссия яшьләр фәнни-техник конференциясе «ИДЕЛ-17» 2019 елның ноябрендә узачак.
«У.М.Н.И.К.» Программасында 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге физик затлар (студентлар, аспирантлар, яшь тикшеренүчеләр) катнаша ала.
Гаризалар кабул итү вакыты: 01.04.2019 14:30 - 07.10.2019 23:59 *
Конференция 2018 елның 9-10 октяберендә Казан ДАУ Укыту-демонстрацион үзәгендә узачак. Адресы: Казан шәһәре, Ферма-2 урамы, 79 к1, УДЦ.
Конференциядә катнашу формасы: 5-7 мин. тәкъдир итү һәм доклад.
Конференциядә катнашу өчен:
- http://umnik.fasie.ru/kazan/ сайтында теркәлергә
- Гариза биреләчәк юнәлешне сайларга
- Туры килә торган полуфинал чараны сайларга (безнең очракта: «Фән һәм техникада инновацион казанышлар нигезендә агросәнәгать комплексын модернизацияләү»)
- Үз идеяңне гаризада тасвирлап бирергә һәм аны электрон формада җибәрергә.
- Проектның презентациясен әзерләргә һәм Казан ДАУ ярымфинал конференциясендә чыгыш ясарга.
Полуфинал чарасында җиңүчеләр финалда катнашу хокукы алачак.
"УМНИК» программасы белән тулырак түбәндәге сылтама буенча, документлар бүлегендә танышырга мөмкин: http://fasie.ru/programs/programma-umnik/#documentu
Моннан тыш, «УМНИК» программасының 40 җиңүчесе “ТР өчен иң яхшы 50 инновацион идея” конкурсы кысаларында (http://ivf.tatarstan.ru/rus/50ideas.htm) МИП Программасы (Молодежный инновационный проект) җиңүчесенә әвереләләр һәм бу номинациядә бер елга кадәр 220 мең сум күләмдә финанслау алалар.