РусскийТатарчаEnglish

«ФӘН» ЯҢА БУЫН ЛИДЕРЛАРЫН ЭЗЛИ

4 октябрьдә «Россия лидерлары» конкурсының яңа циклы старт ала, аның махсус трекларының берсе — «Фән» трекы. Ул «Россия — мөмкинлекләр иле» АКБО һәм РФ Президенты каршындагы фән һәм мәгариф Советының фәнни һәм мәгариф өлкәләрендә яшьләр эшләре буенча Координация советы белән берлектә гамәлгә ашырыла.

«Фән» трекының максаты - илнең фәнни-технологик үсеше белән идарә итү өчен җаваплылык алырга әзер һәм гомуми кыйммәтләрне бүлешүче фәнни-технологик үсеш лидерлары берләшмәсен формалаштыру.

Координация советы конкурста катнашырга чакыра!

Җиңүчеләр стажировка узу һәм Россиянең алдынгы югары уку йортларында һәм фәнни оешмаларында, РФ Фән һәм югары белем министрлыгында, профильле төбәк министрлыкларында, фәнни һәм белем бирү проектлары җитәкчеләре вазыйфаларын биләү һәм Координация советы составына керү мөмкинлеге алачак. Шулай ук алар Россия фәне лидерларының иң яхшы тәҗрибәсен үзләштерү мөмкинлеге алачак: җиңүчеләрнең остазлары - РФ Президенты каршындагы фән һәм мәгариф Советы әгъзалары, эре югары уку йортлары һәм фәнни оешмалар җитәкчеләре, корпорацияләр башлыклары һәм Россиянең әйдәүче галимнәре булачак.

Конкурс партнерлары арасында РФ Фән һәм югары белем Министрлыгы, РФА, М.В. Ломоносов исемендәге МДУ, «Курчатов институты» фәнни-тикшеренү үзәге, Н.Э. Бауман исемендәге МДТУ, МАИ, Сколтех, НИУ ВШЭ, РФ Тышкы эшләр министрлыгының МДХМИ(У) һәм башка алдынгы югары уку йортлары һәм фәнни оешмалар, технологик корпорацияләр бар.

Конкурс этапларын узганда, Сез идарә потенциалыгызны ача һәм яңа үсеш перспективаларын күрә, лаеклы көндәшләр таба һәм үз фикердәшләр командасын булдыра аласыз, алар белән бергә сез амбициоз идеяләрне тормышка ашыра һәм киләчәккә адым ясый аласыз. Конкурста катнашу - фәнни-технологик өлкәдә искиткеч карьера төзү өчен уникаль мөмкинлек.

Конкурста катнашу өчен 27 октябрьгә кадәр Россия лидерлары.рф сайтында теркәлергә, үз тәҗрибәңне тасвирларга һәм шәхси кабинетка видео-интервью кертергә кирәк: https://xn--d1achcanypala0j.xn--p1ai/nauka

 

 

Казан ДАУ яшь галимнәр советы.

К списку новостей