РусскийТатарчаEnglish

«НТИ үсеше» конкурсы турында

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды (алга таба – Фонд) Милли технологик инициативаның (НТИ «юл карталары») 8 юнәлеш (Аэронет, Автонет, Нейронет, Энерджинет, Маринет, Хелснет, Технет и Кружковое движение) буенча чаралар планын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән «НТИ үсеше» конкурсына гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.

Проектларны сайлап алганда НИОКРның өстенлекле тематик юнәлешләре исәпкә алыначак. Тематик юнәлешләр НТИ эш төркемнәре тарафыннан формалаштырылган һәр юл картасы буенча технологик киртәләрне исәпкә алган, аларның исемлеген сайтта табарга мөмкин http://nti2035.ru/technology/.

Конкурс үзенең фәнни продукциясен уңышлы эшләп чыгаручы, уңай финанс-икътисадый тарихы булган һәм проект тематикасы буенча интеллектуаль милек сакланган кече инновацион предприятиеләргә юнәлдерелгән. Грантның максималь суммасы, бюджеттан тыш финанслау шарты белән, грант суммасының 30% тан да ким булмаган очракта, 20 млн. сум тәшкил итә.

Конкурска гаризалар 2019 елның 27 маена кадәр түбәндәге адрес буенча Фондның автоматлаштырылган системасы аша кабул ителә: http://online.fasie.ru.

Конкурста катнашу шартлары белән Фонд сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: http://fasie.ru/press/fund/razvitie-nti-2019/.

К списку новостей