РусскийТатарчаEnglish

2019 елда югары уку йортлары студентлары һәм яшь галимнәр өчен премияләр белән РФА медальләренә конкурс игълан ителде

Талантлы яшь тикшеренүчеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, фәнни яшьләрне профессиональ үстерүгә ярдәм итү, Россия Фәннәр академиясенең (РФА), Россиянең башка учреждениеләре, оешмалары яшь галимнәрен һәм югары уку йорты студентларын фәнни тикшеренүләр үткәрүдә иҗади активлыгын арттыру максатларында РФА ел саен иң яхшы фәнни хезмәтләре өчен РФА, башка учреждениеләр, оешмалар яшь галимнәренә премияләр белән 19 медаль һәм Россия югары уку йортлары студентларына шулай ук премияләр белән 19 медаль тапшыра.

РФА яшь галимнәре һәм Россия югары уку йортлары студентлары өчен премияләр белән медальләр алу өчен яшь галимнәр яки студентлар, шулай ук аларның коллективлары тарафыннан башкарылган фәнни эшләр кабул ителә (өч кешедән дә артык түгел), өстәвенә, яшь галимнәр яки студентлар тарафыннан мөстәкыйль башкарылган эшләр дә кабул ителә. Шулай ук өлкән коллегалары белән берлектә башкарылган эшләр дә булырга мөмкин, әгәр дә бу эшкә яшь галимнәр яки студентлар тарафыннан иҗади өлеш кертү шактый зур булса.

Конкурсның һәр җиңүчесенә яки иң яхшы фәнни эшнең автордашына медаль һәм лауреат дипломы, күкрәк билгесе тапшырыла һәм премия бирелә.

Фәнни эшләр конкурска 2019 елның 20 сентябренә кадәр РФА яшьләр белән эшләү Комиссиясе тарафыннан кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат: Информация на сайте РАН

К списку новостей