РусскийТатарчаEnglish

Россия Фәннәр академиясе 2020 елда үткәрелә торган алтын медальләр һәм күренекле галимнәр исемендәге премияләр алуга конкурслар игълан ителде

Фәнни хезмәтләре, фәнни ачышлары һәм уйлап табулары өчен галимнәрне бүләкләү максатларында, Россия Фәннәр академиясе (РФА) алтын медальләр һәм күренекле галимнәр исемендәге премияләр бирә.

Алтын медальләр күренекле фәнни эшләр, ачышлар һәм уйлап табулар яисә зур фәнни һәм гамәли әһәмияткә ия булган эшләр өчен бирелә.

Алтын медаль алу конкурсларында аерым затлар гына катнаша ала.

Премияләр аерым күренекле фәнни эшләр, ачышлар, уйлап табулар, шулай ук бердәм тематика буенча фәнни эшләр сериясе өчен бирелә.

Премиягә дәгъва кылучыларга, кагыйдә буларак, бердәм тематикадагы эшләр яки эшләр сериясе тәкъдим ителергә мөмкин. Эшләрне тәкъдим иткәндә бары тик әйдәп баручы авторлар гына тәкъдим ителә, һәм өч кешедән дә артык түгел.

Алтын медальләр һәм премияләр бирү турындагы РФА Президиумы карарлары, шулай ук алтын медаль яки премиягә лаек булган эшләр турындагы кыскача аннотацияләр «Вестник Российской академии наук», «Известия Российской академии наук» һәм «Поиск» газетасында басыла. «Вестник Российской академии наук» медальләргә һәм премияләргә лаек булган галимнәрнең портретларын да урнаштыра.

РФА президиумы утырышында каралган һәм алар өчен алтын медальләр яки премияләр бирелгән басма фәнни эшләр, РФА китапханәсенә саклауга тапшырыла.

Алтын медальләр, шулай ук алтын медальләр тапшыру турындагы дипломнар РФА әгъзаларының еллык гомуми җыелышында, премияләр бирү турында дипломнар РФА президиумы утырышында аларга лаек булган затларга тапшырыла.

Белешмәләр өчен телефон: (499) 237-99-33.

Тулырак мәгълүмат: Информация на сайте РАН

К списку новостей