РусскийТатарчаEnglish

«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» бәйгесенә һәм «Идея-1000" программасына заявка бирү өчен 50 көн калды

“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” республикакүләм бәйгесенә һәм «Идея-1000» программасына йомгак ясау өчен өч айдан кимрәк вакыт калып бара.

9 номинация, дистәләгән акчалата премия, 2 млн.сумга кадәр грант финанслау, Россия фәне һәм бизнесы өлкәсендә иң уңышлы проектлар белән танышу, инновацияләр дөньясына чуму, үз проектыңны Россия инвесторларына һәм экспертларына уңышлы күрсәтү мөмкинлеге һәм катнашуга гариза биреп өлгерү өчен нибары 50 көн вакыт бар.

 

Гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә. Эксперт советы иң яхшыларын сайлап алачак. Идеяләре булган һәм инновацияле киләчәкнең бер өлеше булырга омтылган һәркем катнаша ала.

Әгәр нәкъ менә сезнең проект фән һәм техника үсешенең заманча дәрәҗәсенә туры килә һәм социаль-икътисади үсеш приоритетларына файда китерергә, ә бәлки дөньяны үзгәртергә сәләтле дип санасагыз, гариза юллагыз.

Конкурста катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга була: http://ivf.tatarstan.ru/50ideas.htm

“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" конкурсы — ел саен уздырыла торган республика конкурсы. Аның төп бурычлары һәм максатлары: галимнәрнең, инженер-техник хезмәткәрләренең, уйлап табучыларның, аспирантлар, студентлар һәм мәктәп укучыларының инновацион фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә һәм техник иҗатына этәргеч бирү; Татарстан Республикасының, Россия Федерациясе субъектларының, чит илләрнең интеллектуаль потенциалын Татарстан Республикасының фәнни-техник һәм социаль-икътисадый бурычларын хәл итүдә файдалануга ярдәм итү.

«Идея 1000» инновацион проектларга ярдәм итү программасы венчур инвесторлары, корпорацияләр һәм дәүләт заказчылары өчен кызыклы булган югары технологияле стартаплар санын һәм сыйфатын арттыруга, Россия һәм чит ил экспертлары, корпоратив заказчылар, эшкуарлар һәм инвесторлар белән технологик стартапларның һөнәри элемтәләрен үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Конкурсны һәм Программаны Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Әлеге чараларда Татарстан Республикасының барлык район һәм шәһәрләреннән һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән ел саен 1800дән артык катнашучы көчен сыный.

 

К списку новостей