2019 елның 25 июнендә, 13.00 сәгатьтә Механизация һәм техник сервис Институтының актлар залында (227 ауд.) Казан ДАУ башлангыч профсоюз оешмасының хисап-сайлау конференциясе узачак.
Көн тәртибе:
1. Профсоюз комитетының эше турында хисап.
2. Контроль-ревизия комиссиясе хисабы.
3. Казан ДАУ башлангыч профсоюз оешмасы рәисен сайлау.
4. Профсоюз комитетына сайлаулар.
5. Контроль-ревизия комиссиясен сайлау.
6. Татарстан республика оешмасы Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәре берлегенең хисап-сайлау конференциясенә 7 делегат сайлау.
7. Республика профсоюз комитеты составына делегат итү турында.
8. Делегатлар статусы турында.
Администрация һәм профком
Казан ДАУ