РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ ректорының авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

Кадерле Казан ДАУ укытучылары, хезмәткәрләре, студентлары һәм индустриаль партнерлары! Сезне чын күңелдән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм җирдә хезмәт куючы, терлекчелектә һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләрендә эшләүче, ялларсыз көн саен таңга кадәр җирдә хезмәт куючылар, икмәк һәм яшелчә үстерүчеләр, халыкка сөт, ит һәм башка азык-төлек продуктлары китереп торучыларны берләштерә. Бу - кыр һәм фермалар хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, аграр белем бирү оешмалары укытучылары һәм студентлары бәйрәме.

Соңгы вакытта дәүләтебез авыл хуҗалыгын үстерүгә зур игътибар бирә. Чөнки ресурсларны саклау технологияләрен гамәлгә кертү нигезендә төп азык-төлек төрләрен җитештерүне стабильләштерү һәм арттыру, җитештерелә торган продукция ассортиментын киңәйтү һәм әлеге тармакка дөрес дәүләт ярдәме - Россия авыл хуҗалыгын уңышлы үстерү нигезе. Димәк, безнең алда авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын арттыру, җитештерүне киңәйтү, АПКны кадрлар һәм фәнни тәэмин итү һәм, әлбәттә, авыл хезмәтчәннәренең тормыш дәрәҗәсен күтәрү бурычы тора.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы - аның үсеш локомотивларының берсе. Безнең аграрийлар һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре хуҗалык итә белүләрен заманча, нәтиҗәле һәм ышанычлы итеп исбатлыйлар. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, заманча агросәнәгать комплексы урнашкан катлаулы шартларга карамастан, тырышлык һәм үз эшләренә тугрылык үрнәге булып кала.

Барлык авыл хезмәтчәннәренә, ветераннарга, җитештерү алдынгыларына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт.

Гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек юлдаш булсын! Авыр, барыбызга да кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!

Хөрмәт белән, Казан ДАУ ректоры Вәлиев А. Р.

К списку новостей