РусскийТатарчаEnglish

Яңа ел белән котлау

Кадерле укытучылар, хезмәткәрләр, студентлар һәм аларның әти-әниләре!

Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән ихлас һәм җылы котлауларымны кабул итегез!

Узып баручы елда без бар уңышларга чын күңелдән шатландык, авырлыкларны бергәләп җиңеп, югары нәтиҗәләргә ирешүгә омтылдык. Россия Федерациясенең алдынгы аграр университетларыннан берсе буларак, Татарстан Республикасының алдынгы авыл хуҗалыгы фәнни фикерләре һәм инновацияләр үзәге буларак, Казан дәүләт аграр университеты АПК өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүче дип танылган. Безнең университет Татарстан авыл хуҗалыгын кадрлар белән һәм фәнни тәэмин итүнең мөһим бурычларын уңышлы хәл итү мөмкинлеген күп тапкырлар раслады. Иске елны озатканда без аны иң якты мизгелләрне искә алабыз. Без бергә уңышлар шатлыгын уртаклаша, нәтиҗәләр ясый һәм киләчәккә планнар билгели алабыз. Без сезнең белән бергә күп нәрсәгә ирештек, һәм безгә горурланырлык нәрсәләр бар.

Мин Казан дәүләт аграр университеты коллективына һәм студентларына хезмәт һәм фәнни казанышлары, туган вузга тугрылык, безнең университет тормышын кызыграк итәргә ярдәм итүләре һәм омтылулары өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм!

2019 ел да нәтиҗәле булыр дип ышанам, безнең алда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә юл картасын үтәү, университет һәм лаборатория инфраструктурасын модернизацияләү, югары рейтинг күрсәткечләренә ирешү буенча уртак эш, һәм, әлбәттә, белем бирүнең сыйфатын күтәрү буенча эш тора. Көндәшлегебезне саклап калу һәм эшебезнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен күп көч һәм хезмәт таләп ителә.

Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм мәхәббәт, фәнни ачышлар һәм иҗади илһам, укуда уңышлар, яңа перспективалар һәм лаеклы бүләкләр телим!

Казан ДАУ ректоры А. Р. Вәлиев

 

 

К списку новостей